Бөтендөнья шигърият көне
21 март- Бөтендөнья шигърият көне. Шигърият илләрне, халыкларны, мәдәниятләрне берләштерә һәм кешеләргә бер-берсен аңларга ярдәм итә. Гасырлар буе фикерләр һәм хисләр, шигъри сүз калыбына салынып, шигырь сөючеләрнең йөрәгенә үтеп керә. Әлеге бәйрәмне билгеләп үтеп, ЮНЕСКО шулай ук шигърият кешенең иҗади сәләтен уятырга сәләтле булуына да игътибарны юнәлтә.
Шигырьне Исрафилов Ренас укый.