"Халкым җәүһәрләре"
Бүген Зәй үзәк китапханәсендә ,,Халкым җәүһәрләре" проекты кысаларында бик матур очрашу узды. Бу очрашуда безнең авылдашыбыз, күп кырлы иҗади шәхес буларак Уразманова Раушания апа да катнашты. Раушания апаның үзе чиккән мендәр тышларын, шамаилләрен, бәйләгән башмак-бияләйләрен , идән паласларын күреп бар кеше хәйран калды . Кичә искиткеч күңелле, җылы атмосферада узды. Күңелгә үтеп керерлек шигырьләр, матур җырлар яңгырады. Раушания апага киләчәктә сәламәтлек, иҗади уңышлар теләп калабыз!