Верхне-Шипкинская сельская библиотека - филиал № 12

Республиканская акция «Время читать самое лучшее»: читаем книги Лауреатов премии им. А. Алиша

6 март көнне Югары Шепкә  авылы  китапханәсендә “Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз” республика акциясе үтте. Акция кысаларында атна буе китапханәбездә “Татарстан  язучылары – балаларга”,  “Нәкыйп Каштанов – балаларның яраткан язучысы” дип исемләнгән  китап күргәзмәләре эшләде. Иң элек А.Алиш исемендәге премия лауреатлары белән таныштык. Нәкыйп Каштанов  иҗатына киң тукталып “Кар асты дөньясына кунакка”,“Вөҗдан газабы”, “Әрем исе”, “Бөркеткә сәлам әйтегез”, “Хәрәмләшү” әсәрләрен  кычкырып укыдык, фикер алыштык.