Верхне-Шипкинская сельская библиотека - филиал № 12

“Безнең чыганаклар. Халык авыз иҗатын укыйбыз”

21 февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләнеп үтелә. Туган телне саклау һәм үстерү максатыннан “Безнең чыганаклар. Халык авыз иҗатын укыйбыз” халыкара  акциясе үтә. Шушы акция кысаларында Югары Шепкә авылы китапханәсендә “Туган телем – иркә гөлем” дип исемләнгән әдәби сәгать үтте. Чарада 4 – 7  сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче укучыларга татар теле ,татар халык авыз иҗаты турында сөйләде,милли гореф – гадәтләребезгә тукталды. “Әдәби хәзинәләр” дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Кичәдә “Дәвам ит” дигән исем астында мәкальләр, сынамышлар әйтелде, шаян сорауларга, табышмакларга җаваплар тыңланды, китаплар бирелде.