Без Тукай оныклары
26 апрель көнне Югары Шепкә китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, “Ләйсән” балалар бакчасында халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган әдәби кичә уздырды.Балалар татар халкының мәшһүр шагыйре, әдәбиятыбызның йөзек кашы Габдулла Тукай иҗаты, кыскача тормыш юлы белән таныштылар,әкиятләрен тыңладылар,үзләре дә сөекле шагыйребезнең шигырьләрен сөйләделәр.
Г.Тукайның әкиятләре балалар өчен кадерле ядкарь булып тора.Алар кешелеклелеккә, шәфкатьлелеккә, телебезне ихтирам итәргә,табигатьне яратырга өйрәтә.Балалар кичәдә Г.Тукайның әкият геройлары белән берлектә төрле уеннар (“Мине таны”, “Бу кайсы әкият?” һ.б) уйнадылар.Бу бәйрәм барлык балалар күңелендә онытылмаслык кичерешләр калдырды.