Китап укучылар конференциясе.
Китапханәдә язучының иҗатына багышланганг “Үткәннәр аша киләчәккә” исемле китап күргәзмәсе оештырылды.Кичәдә катнашучылар татар әдәбиятының гаҗәеп үзенчәлекле язучысы, күпкырлы шәхесе Нурихан Фәттахның тормыш юлы һәм иҗаты турында кызыклы мәгълүмат алдылар.
Н.Фәттах, бөтен көч- дәртен җыеп, татар халкының үткәнен өйрәнә.Язучының “Итил суы ака торур” романы озак елларга сузылган эзләнү – өйрәнүләрнең нәтиҗәсе буларак иҗат ителә.Конференциядә катнашучы, хәзерге көндә лаеклы ялда булган татар теле укытучысы Юнысова Мөслимә апа әсәргә тирән анализ ясады.Ул Ш.Мәрҗанинең “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк” дигән сүзләрен искә төшерде.Китап укучылар язучының бу әсәрдә тормыш картиналарын кеше язмышлары аша сүрәтләп бирүен, әсәр геройлары турында фикер алыштылар.