Кино : кичә,бүген, иртәгә
2016 ел Россиядә Кино елы дип игълан ителде.Шул уңайдан китапханәдә “Китаплар экраннарда...”, “Китап һәм кино” исемле күргәзмәләр эшли .13 апрель көнне китапханәдә Кино елына багышланган “Кино : кичә, бүген, иртәгә” дигән темага түгәрәк өстәл артында фикер алышу булды.Катнашучылар “Киноның безнең тормышка йогынтысы нинди?”, “Безгә нинди кино кирәк?”, “Яшьләр нинди кино карый?”,”Элеккеге кино белән бүгенге киноның аермасы нидә?”, “Татар киносының киләчәге бармы?” һәм башка шундый сораулар буенча фикер алыштылар. Яшьлекләрен һәм үзләренең кинога йөргән чакларын сагынып ,яшь вакытта караган киноларны искә төшереп утырдылар.