Кошлар канатлы дусларыбыз
1 апрель Халыкара кошлар көне уңаеннан Югары Шепкә китапханәсендә “Кошлар канатлы дусларыбыз” исемле әңгәмә узды. Укучылар табигать, кошлар турында үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, үзләре белгәннәрен сөйләделәр.Аларга табигатьнең әһәмияте аңлатылды. Әңгәмәнең максаты кошларга сакчыл караш, соклану, ярату хисе тәрбияләү булды.Әңгәмәдән соң туган якка кайткан сыерчыкларга оялар куелды.