Верхне-Шипкинская сельская библиотека - филиал № 12

Китап укучылар конференциясе.

Китапханәче Гилязетдинова Я.Р язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. “Җомга көн кич белән” әсәре буенча төшерелгән “Бибинур” фильмыннан өзек күрсәтелде. Китап укучылар язучының бу әсәре нигезенә салынган вакыйгаларны, әхлак – тәрбия мәсьәләләрен, кешеләр арасындагы һәм кеше белән җәмгыять арасындагы мөнәсәбәтләрне тикшереп, әсәрнең тематикасын, проблематикасын, авторның фикерен ачыкладылар, үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. Кичә ахырында, китап укучылар, шундый эчтәлекле чаралар ешрак булсын дигән теләкләр белән рәхмәтләрен җиткерделәр.