Фольклор бәйрәм "Карга боткасы"
Китапханәдә “Халкым йолалары – күңел көзгесе” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү булды. Балаларны татар милли мәдәнияте белән таныштыру, борынгы йола, гореф- гадәтләргә, канатлы дусларыбызга, туган ягыбыз табигатенә сакчыл, кайгыртучан караш, ихтирамлылык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү, татар халык авыз иҗаты циклына кергән китаплар белән таныштыру максатыннан үткәрелгән бу бәйрәмдә , балалар шигырьләр укыдылар, җырладылар, уеннар уйнадылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Соңыннан карга боткасы белән сыйландылар.