Верхне-Шипкинская сельская библиотека - филиал № 12

Әхлак тәрбиясе – күңел хәзинәсе

Югары Шепкә авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Әхлак тәрбиясе – күңел хәзинәсе” дип исемләнгән әхлак дәресе үтте.Укучылар әхлак сыйфатлары тәрбияләүне чагылдырган халык авыз иҗаты әсәрләре белән ,танылган мәгърифәтче  Р.Фәхретдин хезмәтләре белән таныштылар. Кичәдә укучылар белән шәфкатьлелек , кешелеклелек , изгелек , ярдәмчеллек сыйфатлары турында әңгәмә кордык. Әхлак сыйфатлары турында иҗат ителгән мәкальләр буенча “Мин башлыйм, син дәвам ит” дигән уен үтте.Кичәнең кунагы, авылыбыз остабикәсе Флүрә апа Хузина бик эчтәлекле итеп әхлак  тәрбиясенең мөһимлеген аңлатты , тәрбияви кыйссалар сөйләде. Кичәдә шулай ук  Ф.Яруллин, И.Юзеев, Г.Латыйп , Ә.Кари, Р.Миңнуллинның шигырьләре укылды, ”Әхлак тәрбиясе – күңел хәзинәсе” дигән презентация күрсәтелде.