Верхне-Шипкинская сельская библиотека - филиал № 12

Китап укучылар конференциясе.

Китапханәдә Фоат Садриев иҗатына багышланган “Фоат Садриев – танылган каләм иясе” дип исемләнгән  китап күргәзмәсе оештырылды.Китап укучылар язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштылар.

Фоат Садриевның  хәзерге авылны, аның кешеләрен, туган як табигатен чын мәгънәсендә яратып, җан җылысы белән сугарып сүрәтләгән әсәрен китап укучылар бик яратып укыдылар.Язучының “Таң җиле  романы – тормышчан образларга бик бай әсәр. Бигрәк тә төп каһарман Нуриасма, татар хатын – кызларына хас күркәм сыйфатлардан тыш, катлаулы язмыш кичергән шәхес буларак истә калырлык. Бу әсәр Анага мәдхия, рухи һәйкәл булып тора. Китап укучылар китаптан өзекләр укып, аерым вакыйгаларга туктап, әсәрдәге образлар турында фикер алыштылар.