Верхне-Шипкинская сельская библиотека - филиал № 12

"Без Тукайлы халык мәңгегә" әдәби кунакханә

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 8 гыйнвардан башлап “Тукайны бергәләп укыйбыз” масштаблы республика проектына старт бирде.
Проект кысаларында бөтен республика буенча китапханәләр базасында махсус әдәби клублар эшли башлаячак. Пәнҗешәмбе көннәрендә атналык очрашулар Тукайның шигъри мирасын укуга һәм өйрәнүгә багышланачак. Катнашучылар аның татар һәм рус телләрендәге әсәрләре дөньясына чума алачак.
Югары Шепкә авылы китапханәсендә укулар Габдулла Тукайның «Ай хәм кояш» исемле мәшһүр шигыре белән дәвам итте.