Верхне-Шипкинская сельская библиотека - филиал № 12

"Татарча диктант"

Китапханәгә үз белемнәрен сынап карарга 10нан артык кеше килгән иде. Бирегә җыелганнарның һәрберсен татар теленә хөрмәт берләштерә. 
Акциядә катнашучылар өчен Каюм Насыйриның «Кабуснамә» хикәятләр тәрҗемәсеннән бик эчтәлекле өзек тәкъдим ителде.  
“Татарча диктант” акциясе “Туган тел” җыры белән тәмамланды. 
“Татарча диктант 2025” акциясендә катнашучыларның барысына да туган телдә аралашуны саклап калырга теләүләре өчен зур рәхмәт белдерәбез.