Әбиемнең серле сандыгы
Югары Шепкә китапханәсендә телебезне,милли йолаларыбызны, гореф – гадәтләребезне саклап калу йөзеннән балалар белән “Әбиемнең серле сандыгы” исемле фольклор кичә үткәрелде.Балалар татар халык иҗаты белән таныштылар. Санамышлар,әйтемнәр,тизәйткечләр, такмазалар өйрәнделәр. “Чума үрдәк – чума каз”, “Йөзек салыш”, “Түбәтәй” җырлы – биюле уеннар барысының да күңеленә хуш килде.Әбинең серле сандыгында халкыбызның күңел җәүһәрләре: көмеш бизәнү әйберләре, милли кием үрнәкләре,чиккән сөлгеләр,кулъяулыклар,чабаталар бар иде. Үткән бәйрәм балаларда кызыксыну,горурлык, туган илгә һәм туган телгә мәхәббәт хисләре тудырды.