Верхне-Шипкинская сельская библиотека - филиал № 12

Әдәби кичә“ Корыч ихтыярлы ир – егет”

Фәнис Яруллин үзенең тормышы белән күпләргә  үрнәк булган олуг шәхес.Ул кабатланмас шигырьләре, чәчмә әсәрләре, пьесалары белән халкыбыз күңеленә кереп калды. Кичәдә язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләнде.Катнашучылар язучының  үткер сүзе, фикерләре, тормышны яратуы, сүнмәс рухы турында  фикер алыштылар, китапларыннан өзекләр, шигырьләр укыдылар.Китапханәдә “Корыч ихтыярлы ир – егет” исемле китап күргәзмәсе төзелде һәм аңа күзәтү ясалды.