Гомерем минем моңлы бер җыр иде
Китапханәдә герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган “Гомерем минем моңлы бер җыр иде” исемле кичә үткәрелде. Китапханәгә килгән 5 класс укучыларын шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән китапханәче Язилә Гилязетдинова таныштырды. Укучылар М.Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында викторина сорауларына җавап бирделәр.Кичә өчен әзерләнгән,Муса Җәлилгә багышланган презентация Һәм китап күргәзмәсе бу кичәне тагын да тулыландырды.