“Хәят” хатын- кызлар клубы
Китапханәче Гилязетдинова Я.Р. клубның 2018 елга төзелгән эш планы белән таныштырды.
Клуб – ул аралашу урыны гына түгел, ә күп нәрсәгә өйрәнү өчен дә кирәк.Клубның эшләү дәверендә бик күп кызыклы дәресләр үткәрелде. Чираттагы утырыш “Табын күрке – чәкчәк” исеме астында узды.Утырышта татар халкының милли ризыгы чәкчәк турында, аның тарихы турында сөйләнде.Аш – су китапларына һәм журналларга күзәтү ясалды. Югары Шепкә авылында яшәүче , атаклы чәкчәк пешерү остасы Розалия ханым Мөхәммәтҗанова үзенең чәкчәк пешерү серләрен ачты.Кичә чәкчәктән авыз итеп, чәй табыны артында дәвам итте.