Китап укучылар конференциясе
Китапханәче Гилязетдинова Язилә язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. “Җиләкле тау сере” китабына презентация караганнан соң фикер алышу булды. Авторның бу әсәре – тамырлары авылга береккән, тормышын авылны үстерүгә багышлаган тырыш кешеләр турында. Җитәкче хатын – кыз образы аша авыл тормышы, аның гади, ихлас, риясыз кешеләре турында язылган бу әсәрнең сюжет линиясе укырга мавыктыргыч итеп корылган.