Рәхмәтләрнең иң олысы сиңа булсын, укытучым!
Бу кичәгә Югары Шепкә мәктәбендә укытып, лаеклы ялга чыккан укытучылар чакырылды.Аларны хөрмәтләп бик матур сүзләр әйтелде, шигырьләр укылды. Рәзилә апа Салаватова үзенең ,“Зәй офыклары” газетасында басылып чыккан “Безне сөйде, безгә белем бирде” дип аталган мәкаләсен укыганда, барысының да күңелләре тулды. “Кабат яшьлеккә әйләнеп кайткан кебек булдык” –диделәр. Хатирәләр яңартылды. Очрашу- кичә, күңелле вакыйгаларны искә төшереп, чәй табыны артында дәвам итте.