Очрашу- кичә «Әй ашкына каләм...»
25 ноябрь бездә кунакта «Әдәбият корабы» проекты кысаларында Түбән Каманың «Кама таңнары» оешмасы язучылары Рәсимә Нәбиуллина, Нәфисә Баязитова, Мөнҗия Хәлимова, Рушания Хамматова, Рәмзия Вәлиева, Мирзанур Шәймурзин катнашында «Әй ашкына каләм...» дип аталган очрашу узды. Кичә «Кама таңнары» берлеге язучылары чыгышы, Әнфисә Фәйзетдинованың шаян сүзләре белән әле көлдереп, әле уйландырып бик оста алып баруы, моңлы җырчыларыбыз Алсу Вәлиуллина, Гөлсина Шәймурзинаның,Венера Бикташева, Айгөл Габдрахманова, Мөнҗия Хәлимованың моңлы җырлары белән үрелеп барды һәм «Туган тел» җырын бөтен тамашачы белән бергә башкарып тәмамланды. Очрашу күңелле һәм җанлы узды һәм тыңлаучыларны битараф калдырмады.