Верхне-Шипкинская сельская библиотека - филиал № 12

“Күңелләргә якты нур өләшеп,үз муллыгы белән көз килә”

Кичәдә көз, аның матурлыгы турында шигырьләр укылды, табышмаклар әйтелде. Китап укучылар яңа китаплар белән таныштылар. Китапханәдә көз нигъмәтләреннән күргәзмә төзелде. Катнашучылар уңышны ничек саклау турында фикер алыштылар.Кичәдә балалар бакчасына йөрүче балалар “Көзге яңгыр” исемле бию биеп кәефләрне күтәрделәр. Кичә чәй табыны артында дәвам итте.