Верхне-Шипкинская сельская библиотека - филиал № 12

"Ялчыгол мирасы - халкыбыз хәзинәсе"

Мәдәният йортында мәгърифәтче тормышына һәм иҗатына багышланган "Рухи мирасыбыз сакчысы" экспозициясе эшләде. Конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фонды башкарма директоры Нурия Миңнәхмәт кызы Һашимова мөрәҗәгать итте. Шулай ук Ялчыгол мирасы белән кызыксынучыларны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев сәламләде. Татар халкы тормышында Таҗетдин Ялчыголның роле һәм аның фәнни хезмәтләрен популярлаштыру турында төп докладлар белән Казан дәүләт федераль университеты профессоры Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев, археолог, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы Фаяз Шәрип улы Хуҗин, ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Айдар Марсель улы Гайнетдинов, язучы, Санкт-Петербург фәннәр һәм сәнгать академиясе мөхбир әгъзасы Марсель Мөхәммәтша улы Гарипов чыгыш ясадылар.