Әдәби кичә
26 апрель көнне Югары Шепкә китапханәсе ,мәдәният йорты белән берлектә, балалар белән халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтте.”Үз илемдә – үз телемдә” дип исемләнгән бу кичәдә Габдулла Тукайның иҗатын яктырткан китап күргәзмәсе төзедем, кыскача аның иҗаты белән таныштырдым.Балалар Г.Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Соңыннан “Шүрәле” әсәрен сәхнәләштереп күрсәттек.