"Яратып китап бүләк итегез" акциясе
“Яратып китап бүләк итегез” алтынчы бөтенроссия акциясе - 7-14 февральдә уза торган чара. 14 февраль - халыкара китап бүләк итү көне, календарьдагы иң яшь бәйрәмнәрнең берсе.
Шул уңайдан ,китапханәнең көтеп алган, еш кунагы , якташыбыз, яраткан язучыбыз Рухия апа Ахунҗанова китапханәбезгә китаплар бүләк итте. Бик зур рәхмәт Рухия апа.
Аның иҗаты белән , аның турында язылган газета-журнал язмалары белән танышырга китапханәбезгә рәхим итегез!