Верхне-Шипкинская сельская библиотека - филиал № 12

Җырларда җырланган мәхәббәт

14 февраль гашыйклар көне уңаеннан китапханәдә “Җырларда җырланган мәхәббәт” исемле кичә узды.Кичә барышында китапханәче бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырды. Мәхәббәт темасына багышланган үлмәс  классик әсәрләребез һәм җырларыбыз аша яшь буынга саф, чиста, илаһи мәхәббәт хисләре тәрбияләү максатыннан узган бу кичәдә төрле конкурслар, уеннар узды.Шулай ук яшьләр,

“Мәхәббәт символы булган чәчәк нинди?” (роза)

“Г.Кандалый иҗатында төп тема нинди?” (мәхәббәт)

“Г.Тукайның сөйгән кызы кем?” (Зәйтүнә) кебек викторина сорауларына җавап эзләделәр, мәхәббәт турында шигырьләр укыдылар. Китапханәдә  язучы, шагыйрьләрнең мәхәббәт турында иҗат иткән әсәрләреннән китап күргәзмәсе төзелде.