Әдәби- музыкаль кичә
9 нчы май көнне Бөек Җиңүнең 74 еллыгын билгеләп үттек.Кызганыч,бу бәйрәмдә сугыш ветераннарыбыз берәү дә булмады.Авыр сугыш еллары,сугыштан соңгы торгызу чорлары авырлыклары,сугыш яралары аларны арабыздан әкренләп алып китеп бетерде.Инде сугыш чоры балалары картаеп баралар.Аларның да саннары елдан ел кимеп бара.”Исәннәрнең кадерен бел!Үлгәннәрнең каберен бел!”дигән мәкал бик дөрес әйтелгән.Менә шуңа да без ел саен Җиңү бәйрәме көнне сугышта һәлак булганнарга куелган памятник янына җыелабыз.Үлгәннәрне искә алабыз,исәннәрне бәйрәм белән котлап,рәхмәт сүзләрен җиткрәбез,концерт номерларын башкарабыз.