Верхне-Пенячинская сельская библиотека - филиал № 11

Познавательный час "Осторожно машина"

Соңгы берничә елларда  автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте бик нык артты. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәләкәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Күп кенә очракта бу куркыныч һәләкәткә балалар үзләре сәбәпче була. Шуңа күрә,балаларга кечкенәдән үк  юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтергә кирәк дип уйлыйм. Кече  яшьтән алган белем һәм төрле күнекмәләр яхшы үзләштерелә,тиз  генә онытылмый,гомер буена саклана. Китапханәгә балаларны чакырып, шушы темага сөйләштек. Алдан балалар өчен төрле китаплардан куркынычсызлык почмагын ясап куйдым. Юлларда үзеңне ничек тотырга икәнлеген һәм башка куркынычсызлык кагыйдәләрен искә тошердек. Балалар бер-берсенә табышмаклар әйтештеләр, сорауларга “Әйе”, “Юк” җаваплы уен уйнадылар. Әңгәмәбез бик эчтәлекле һәм күңелле үтте.