Верхне-Пенячинская сельская библиотека - филиал № 11

Кичә “Авылың тарихын бел”

Сөйләшүне авыл тарыхы турында ясалган альбомнан башладык.Анда авылга иң беренче булып килеп утыручылар,аларның ниләр белән  шөгыльләнгәннәре турында,авылның атамалы исемнәре каян килеп чыгу тарихлары турында сөйләштек.Иң беренче мәктәп,беренче укытучылар ,колхозлашу чорлары турында,укытучы Хамитов Кашаф,Хамитова Сабира апалар турында искә алып үттек.Хәзерге мәктәп ничәнче елны төзелеп,аны төзүдә кемнәр катнашканын Хусаинова Зәйтүнә апа(ветеран укытучы) сөйләп узды. Сугыш елларына  кагылышлы вакыйгаларны Сугыш,тыл ветераннары,тол әбиләр турында Каримова Илүсә апа(ветеран укытучы)  төзегән альбомы белән таныштырды.Анда авылга күпме кеше сугышка алынган,күпмесе исән-сау әйләнеп  кайтканы,сугыш чоры балалары турында аерым ачык язылган.Шулай ук авылдашыбыз Вәли Һәдиуллинның китапларына ,газета-журналларда чыккан мәкальләре,хикәя,шигырьләре  тупланган папкага күзәтүләр уздырдык. Балалар да олылар да  сөйләгәннәрне бирелеп тыңларылар.Соңыннан балалар апа-абыйларыбызның үзләренең матур җырлары,биюләре, шигырьләре белән күңелләрен күтәрделәр. Балалар әңгәмәдән соң альбомнардан үзләрен кызыксындырган мәгълүмәтләрне күчереп язы