Кичә “Нур бөркелә яулыктан”
Бәйрәмебез алдыннан, балалар белән, авылыбызда иң хөрмәтле апа-абыйларыбызны ,өйләренә барып, хәлләрен сорашып котлап чыктык. Инде мәдәният йортына җыелгач,җылы-матур сүзләр белән котлап, төрледән төрле эчтәлекле чыгышларыбыз белән аларның күңелләрен күтәрдек. Соңыннан мул табын артында бәйрәмебезне дәвам иттек.