“Кеше күңеленә юл салып...” китап укучылар конференциясе
Алдан китап күргәзмәсе ясалып куелган иде.Язучының үткән тормышын сөйләп сүзне башлап җибәрдем.Олы сыйныф укучыларына бик таныш язучы булганлыктан,алар да бераз искә төшереп кушылдылар,чыгыш ясадылар.Чыгышлар презентация белән әзерләнгән иде. “Йәгез, бер дога!” роман-хатирәсе анализланды. Тирән эчтәлекле,зур эмоциональ көч белән язылган әсәр укучыларның күңелләрендә тирән эз калдырды.Әңгәмәбез бик эчтәлекле үтте.