Верхне-Пенячинская сельская библиотека - филиал № 11

Инвалидлар декадасы

Авылда бүген тумыштан һәм төрле сәбәпләр белән сәламәтлеген югалткан 7 инвалид кеше яши.

Инвалидлар декадасы уңаеннан, балалар белән авылдаш апаларыбызның хәлләрен белеп, булдырган кадәр ярдәм итеп, җылы сүзләребез, балаларның сөйләгән матур шигырьләре, кулдан ясалган бүләкләре  белән аларның күңелләрен күтәреп, җылытып чыктык.