Верхне-Пенячинская сельская библиотека - филиал № 11

Зифа Кадырова “Синсез килгән язлар” романы буенча әңгәмә

Алдан ук кунакларга  китап күргәзмәсен ясап куйдым. Сүзне башлап, Зифа Әбделвәли кызы турында кыскача сөйләп киттем. Автор  “Синсез килгән язлар” романында да ир-ат һәм хатын кыз мәңге бергә һәм мәңге капма-каршы икәнен  күрсәтә. Алар арасында мөнәсәбәтләр  дә шулкадәр серле. Популяр язучының бу әсәре мәхәббәт хисен кадерләп сакларга чакыра, гаилә кыйммәтләре хакында уйланырга этәрә.

 Кунаклар да үз фикерләре белән уртаклаштылар. Күбесе шушы китаптан соң гаиләләренә мөнәсәбәтләре үзгәрү турында әйттеләр. Ә инде ,әлеге китапны укымаучылар, китапларны алып кайтып киттеләр. Минемчә, әңгәмәбез бик күңелле һәм бик кирәкле булды. Килгән кунакларга рәхмәтемне белдерәм.