Верхне-Пенячинская сельская библиотека - филиал № 11

Просмотр спектакля "Нәзер"

Бүген мин Зәй шәһәренең Энергетиклар мәдәният сараенда Югары Налим авылы артистлары куйган Туфан Миңнуллинның "Нәзер" спектаклен карадым.
Елаттылар да, вакыты белән көлдерделәр дә артистлар. Шул кадәр,, атмосферно " булды. Хәрберсенә дә ышанып, хәрберсе өчен кайгырып утырдым. Баштан күз яшьләремне сөрткәләп утырсам, соңыннан бөтенләй ,,маңкама буялып" елап утырдым.
Әфәрин👍Күпме көч, вакыт куелган бу спектакльга. Никадәр тамашачы белән спектакль аша үзеңнең энергияң белән бүлешү ул бит зур һәм катлаулы эш. Артистларга башымны иеп Рәхмәт әйтәм🙏 Сезгә иҗади уңышлар телим🙏