Верхне-Пенячинская сельская библиотека - филиал № 11

«Йолдызлар шулай куша» дип исемләнгән әдәби очрашу.

Бүген Зәй шәһәренең үзәк китапханәсендә яшь язучылар белән «Йолдызлар шулай куша» дип исемләнгән әдәби очрашу узды. Очрашуда Казан каласыннан Дания Нәгыйм - Галяутдинова һәм Алинә Бикмуллина булды. Бик эчтәлекле һәм гүзәл очрашу иде. Язучылар кайдан һәм кайчан илһам алып язулары белән уртаклашты. Үзләренең иҗаты белән безне таныштырды. Мин очрашуда Алинә Бикмуллинаның ,,Ураза" хикәясен укыдым. Шундый талантлы язучылар алдында чыгыш ясау миңа, тәҗрибәсез китапханәчегә, бик зур казаныш. Безне зурлап ,ерак араларны якын итеп килүегез өчен Сезгә рәхмәтемне белдерәсем килә. Иҗат юлыгызда зур уңышлар телим!