Бүген авыл һәм каникулга кайткан шәһәр малайларыбызга бисероплетение буенча мастер-класс күрсәттек. Эх,тырыштылар алар

Эх,уф килсәләр дә ,кызлардан калышмадылар
Үзләренә йөзек-беләзекләр ясадылар
Юк ,бу кызлар эше дип,берсе дә баш тартмады,димәк ,малайларым, һәркайсы эшкә дә өйрәнергә әзер. Ә бу бик әйбәт күрсәткеч
Яшь буын телефонда гына утыра белә, дип әйтү ,бик дөрес түгел минем фикерем буенча. Яшь буын әзер телефоннарын янга куеп яңа шөгелләргә дә өйрәнергә. Аларны бары тик кызыксындырырга гына кирәк. Ә бу инде безнең зур буынның туры бурычы дип саныйм.
Безнең киләчәк алар кулында.
Р.S. Бәлки киләчәк тә,берсенә бисероплетениедә алган тәҗрибә кармакка леска бәйләгәндә кирәге чыкса,икенчесенә ,,Этием,миңа бу браслетны ясарга булыш әле"-дип,килгән кызына булышырга ярдәм итәр.