Сугыш хатын-кызлар өчен түгел дисәләр дә, Бөек Ватан сугышы елларында алар да ир-егетләр белән беррәттән ил өстенә килгән авырлыкларны үз җилкәләрендә татыдылар. Кайсы гына гаиләгә кагылма, һәрберсенә дә шушы көтелмәгәндә башланып, дүрт ел буена сузылган афәтле сугыш җиле кагылган, язмышында тирән эз калдырган.
Сугыш башланганда Гөлчирә Җиһаншинага 15 яшь була. Әтисе Габделбарыйны фронтка сугышның беренче көннәреннән үк чакыралар. Әнисе Маһруй биш бала белән кала, иң кече сеңлесенә бер яшь ярым гына. Шуның өчен, гаиләдә өлкән бала буларак, теләсә дә, теләмәсә дә җиң сызганып колхоз эшенә керешергә туры килә. Җәй көннәрендә әнисе белән колхоз басуында иртәдән кичкә хәтле урак уралар. Бригадада уракта беренчелекне берәүгә дә бирмәгәннәр алар, 40ар сутый иген урганнар. Ә көз җиткәч, икенче уракка хәтле сарык фермасында эшли. Көндезләрен сарык фермасында эшләп арып кайткан Гөлчирә апа, төннәр буе мамык шәл бәйли. Ике атна дигәндә, бер шәл бәйләп бетереп, аларны күрше –тирә авылларга, сатып алучы эзләп, җәяү чыгып китә. Ул елларда бердәнбер хезмәт хакы укытучыларга гына бирелә. Сатылмаган очракта, онга булса да алыштыра. Бер мәртәбә ул 10 километр ераклыктагы авылдан җәяү бер пот( 1 пот - 16,38 кг) он күтәреп кайта. Гаиләне ачтан коткара алу сөенеченнән, әлеге араны авыр капчык күтәреп җәяү үткәнен сизми дә кала.
Ничек тә эне – сеңелләре ач булмасыннар, хәер сорашмасыннар дип, нинди эш бар, барсында эшләгән, бер эштән дә курыкмаган. Күрше авылларга барып, хәллерәк кешеләрнең өйләрен юышкан, баздан бәрәңгеләрен чыгарышкан. Кем ничек булдыра ала – хуҗалар я бәрәңге, я он биреп җибәрә торган булганнар.
Сугыштан соң да Гөлчирә апа колхозда төрле эшләрдә эшли, беркайчан да сынатмый, әнисенең йөзенә кызыллык китерми. Әнисенә эне –сеңелләрен аякка бастырырга, белемле итешергә булыша. Кияүгә чыгып бер кыз үстерәләр. Сугыш чоры балаларының күбесе бакыйлыкка күчте. Гөлчирә апа да күптән инде бакый дөньяда. Сугыш чоры балалары кичергәнне бер генә сабый да кичермәсен, тигезлектә, сәламәт булып үссеннәр. “Сугыш” дигән афәтне бары тик китаплардан укып кына белсеннәр иде.
- Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317975-11/
- Телефон: не указан
- E-mail: penyachi11.bibl@tatar.ru
- Адрес: 423512, Заинский р-н, д. Верхние Пенячи, ул.Речная,18