Верхне-Пенячинская сельская библиотека - филиал № 11

"У войны не женское лицо" - "Дети войны"

Герасимова Фикерия (кыз вакытта Хәмитова) 1932 елның 3 нче гыйнварында Югары Пәнәче авылында өченче бала булып укытучылар гаиләсендә туа. Әтисе Кашшаф абыйны укытучы, мәктәп директоры буларак, ул әле гражданнар сугышы ветераны да, Бөек Ватан сугышына 1942 елны гына чакыралар. Әнисе Сабира апа берсеннән – берсе кечкенә балалар белән кала, ул да башлангыч сыйныфларда укытучы. Фикерия апаның балачагы рәхимсез сугыш елларына туры килә. Ул еллардагы балалар кебек үк, Фикерия апа да ачлык, ялангачлыкның нәрсә икәнен белеп, үз җилкәсендә татып үсә.
Аллага шөкер, 1945 ел азагында Кашшаф абый сугыштан исән- сау кайта.
Фикерия апа сугыштан соң Казанда фельдшер белгечлегенә укып кайтып, ярты гасырга якын гомерен кешеләргә изгелек, миһербанлык кылып яши. Аны Иске Зәй бистәсендә олысы – кечесе бик яхшы белә, хөрмәт итә.
Фикрия апа кечкенәдән театр, сәнгать, шигъриятка гашыйк. Ул шигырьләр, төрле мәкаләләр яза иде. Заманында “Зәй офыклары” газетасының иң актив хәбәрчеләренең берсе булгандыр. Хәзерге көндә ул кызы тәрбиясендә яши.
3 гыйнвар көнне Фикрия апага, алла боерса, 88 яшь тула. Аңа бары саулык, сәламәтлек кенә телибез.
Фикерия апаның Пәнәче турында шигыре:
Пәнәчем
Авылым зур булмаса да,
Матур җиргә утырган.
Юлы асфальт, газы кергән,
Электры кабынган.
Елгабызның исеме матур,
“Тимер су” дип атала.
Авылымның матурлыгын
Тауларга менеп кара.
Таш елга тау итәгеннән
Исә елгасы ага.
Тимерсу белән кушылып ,
Зәй суына юл ала.
Сагындыра авылымның
Урманы, су буйлары.
Таш елганың текә тавы,
Тегермән буалары.