Познавательно -информационный час
Күп төрле һөнәр иясе.
Бөек Ватан сугышы беткәнгә дә 75 ел тулып узып китте. Сугыш башланыр алдыннан, сугыш чорында туган балалар да инде өлкән яшьтә. Ул чор балаларының язмышлары бер –берсенә бик охшаш: үзәкләргә үткән ачлык, хәерчелек, ялангачлык, авыр хезмәт. Шуңа күрәдер дә инде сугыш чоры балалары ул вакытларны күз яшьләре аша бик авырлык белән искә алалар. Сугыш чоры баласы, авыр тормыш юлы үткән Ильясова Римма Зәки кызы турында сөйлисем килә. Римма апаның әтисе Ильясов Зәки Карман авылында туган, укытучылар нәселеннән һәм үзе дә укытучы булып эшли. Ул чорда укытучыларны авылдан - авылга гаиләләре белән күчереп йөрткәннәр. Шуның өчен дә Зәки абыйның 7 баласы да төрле авылларда туган. 1932 елда Түбән Кама районы Мартыш авылында 5 нче бала булып Римма апа туа. Күрше – тирә авыллардан күченеп йөри –йөри, сугыш башланыр алдыннан Зәки абыйны Зичәбаш авылыннан Бура – Киртә авылына эшкә күчерәләр. Анда 1923 елгы укытучы улы беренче булып сугышка китә һәм озак та үтми Зәки абыйны да сугышка алалар. Менә шул көннән башлана инде тормышның иң авыр көннәре.
Римма апалар гаиләләре белән Карман авылына күченәләр. Зәки абый башка авылларда балалар укытып йөргән арада, аларның буш йортларын талап, сүтеп бетергәннәр. Шул сәбәпле торырга урын булмагач, йорттан – йортка, кайда буш өй шунда күченеп яшиләр. Инде әнисе бер йортны тәртипкә китереп, тыныч кына яши башлыйлар, тагын икенче йортка күченергә сорыйлар. Шулай берничә йортны алыштыралар. Римма апаның абыйсы да, әтисе дә сугыш кырларында ятып калалар. Яклаучысыз, саклаучысыз калган гаиләне төрлечә кыерсаталар. Әнисе, гаиләне ачтан үтермәс өчен, 1 гектар җир урсаң, 1 пот икмәк бирәләр икән дип, читкә урак урырга китә. Колхозда эшләми дип, колхоз рәисе малларын көтүгә чыгарттырмый, Бигеш авылы базарында чирләп егылган апасын алып кайтырга ат бирми, ашарга дип әзерләп, базга төшереп куйган үлән, май йомарламнарын урлап чыгалар. Римма апа 12-14 яшьтән колхозда ат җигеп эшли. “Әтиле кызларны гел җиңел эшкә куялар иде, ә минем яклаучым юк, атның да хәлсезен, начарын бирәләр, эшнең дә авырын кушалар иде”,- дип искә ала Римма апа ул авыр елларны.
Римма апа үзлегеннән тегү, чигү, бәйләү һөнәрләренә өйрәнә һәм шул һөнәре аңа гомере буена ярдәм итә. Тиредән бияләй,туннар, аяк киемнәре тегеп, бияләй, оекбашлар бәйләп базарда сата, гаиләгә бераз булсада акча эшли.
1 декабрьдә Римма апага 88 яшь тулды. Ул әледә аяклы машинада тегү тегә, бәйләү бәйли, гәзит- журналлар укып дөнья хәлләре белән танышып бара. Римма апага, тагын күп еллар шулай саулыкта барчабызга кирәк булып, балалар игелеге күреп, киләчәктә дә матур гомер кичер, дип әйтәсе килә