Верхне-Пенячинская сельская библиотека - филиал № 11

Проект "У войны не женское лицо" - "Судьба одной матери"

Шакирова Фаһирә (артист Әзһәр Шакировның икетуган апасы) 1919 елны Азнакай районы Ташлыяр авылында ишле гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Фаһирәгә 5 яшь вакытта әтисе Сабит гаиләсе белән Зәй районы Яңа Мәлем авылына күченеп киләләр. Ул вакытта авылда 3 кенә гаилә, авыл әле оешып кына килә торган вакыт була. Фаһирә, 15 яшь тулгач, Свердлау шәһәренә эшкә китә. Анда иң авыр эштә тимер юл төзүдә эшли. Бер тапкыр авылга ял итәргә кайткач, берөзлексез яуган көзге яңгырларда җәяү Чаллы шәһәренә хәтле барып җитә алмау сәбәпле, Свердлау шәһәренә кире бара алмый кала. Авылда көзге кич утырулар, аулак өйләр еш була. Фаһирә апа да Азнакай районы Буралы авылына утырмага бара, аны анда Авзалов Хаҗи дигән егет беренче күрешүдә үк урлап алып кайта, ул шулай итеп бер белмәгән кешегә кияүгә чыга. 1941 елны кызы туа, 1942 елны ирен сугышка алалар. "Поезда барабыз, Сталинградка керәбез", дип бер генә хат килә, ире хәбәрсез югала. Фаһирә апа өчен иң авыр көннәр башлана. Ул кибеткә эшкә урнаша, тик озак эшли алмый, тикшерү вакытында акча җитмәү сәбәпле 5 елга ул вакытта иң куркыныч Суслонгер төрмәсенә утырталар. Җитмәгән акчаны үзе түләгән дә була инде, ләкин барыбер утырталар, 3 яшьлек сабые кайнана белән кала, илдә каты сугыш бара. Төрмәдә урманда кул пычкысы белән агач кисәләр, ачлык, кием юк. Аны пешекче итеп куялар, 2- 3 км ераклыкта эшләүчеләргә көянтә - чиләк белән ашарга ташый. Бөтен авырлыкларга түзә, аңа ничек тә исән -сау кечкенә кызы янына кайтырга кирәк. Тырышлыгы аркасында 3 ел утыргач кайта. Төрмәгә утыру сәбәпләре ачыклана: каенсеңлесе белән кайнана акчаны урлап үзләренә әйбер ала торган булганнар, киленне шулай каты "яратканнар" инде. Фаһирә апа 1949 елны Мәлемгә кире кайткач, аны ачлыктан үлмәс өчен булса да дип, үзеннән 25 яшькә олырак, 6 балалы кешегә димлиләр. Шаһбаз абзыйдан 3 баласы туа. Фаһирә апа бер кайчан зарланмады, эчтән генә җыр көйләп йөрде, шулай ачы - сагышларын баскандыр. Ә кайнанасы белән каенсеңлесе гомерләре буена Фаһирә ападан гафу үтенеп, үкенеп яшиләр. Үзләрен бәхетле итеп тойдылар микән?