Зәй шәһәрендәге Үзәк китапханә язучы Сөббух Рәфыйков исемен йөртә. 1991 елдан ике елга бер тапкыр язучының туган көненә туры китереп июль аенда Зәй муниципаль районы үзәгендә әдәбият һәм сәнгать, музыка, театр, декоратив-гамәли һәм сынлы сәнгатьне үстерүгә зур өлеш керткән, җәмәгатьчелек тарафыннан танылган әсәрләре, хезмәтләре өчен аерым шәхесләргә Сөббух Рафыйков исемендәге премия тапшыру чарасы уздырыла.
Югары Пәнәче авылында туып үскән өч кешегә Сөббух Рафыйков исемендәге премия бирелгән. (Тагын кайсы авылда бар микән ?) Бу турында бик күп авыл халкы белмидәдер әле. Мин үзем дә шәһәрдән авылга кайтып эшли башламасам белмәс идем. Чөнки ике лауреат инде бакый дөньяга киткән, ә өченчесе тыныч кына, бер кемне борчымыйча, бер әйбер дә таләп итмичә яшәп ята.
Шул уңайдан, Югары Пәнәче авылы китапханәсендә, Сөббух Рафыйков исемендәге премия лауреатлары дигән стенд һәм һәрбер лауреат турында аларның кайбер эшләрен күрсәтеп папкалар ясалды.
Килгән укучы балаларга һәрберсе турында бераз мәгълүмәт бирелде.
Менә ул безнең данлыклы авылдашларыбыз: Һадиуллин Вәли – 2005 елны лауреат исеме бирелгән, Җиһаншина Әлфия – 2008 елда, Гомәров Хәниф – 2013 елны бирелгән. Алар безнең горурлык!
- Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317975-11/
- Телефон: не указан
- E-mail: penyachi11.bibl@tatar.ru
- Адрес: 423512, Заинский р-н, д. Верхние Пенячи, ул.Речная,18