"У войны не женское лицо" - рассказ - вспоминание
Һәркемнең тормышында иң изге кеше ул – әни. Чын күңелдән безне яратучы бердәнбер кеше дә – әни. Ялгышларыбызны, хаталарыбызны һәрдаим гафу итүче, кичерә белүче иң олы йөрәкле кеше дә – әни.
Безнең әни вафат булганга да бик күп еллар үтте, әле без үзебез дә бик яшь идек ул вакытларда.
Әниебез Бәһиҗә Гыймазетдин кызы Хәмитова Югары Пәнәче авылында туып үсә. Әтисе 1914 елгы Герман сугышында 4 ел әсирлектә булып исән кайтса да, бик иртә үлеп китә. Әби берүзе өч бала белән кала. Сугыш башлангач, авылда ир-егетләр фронтка китә. Дөнья көтүләр бик авыр булса да, тормыш дәвам итә: басуны сөрергә, игенне җыярга кирәк, ә булган тракторлар тик тора. Авылның 1922-1924 елгы берничә яшь кызы, Бистебашы авылында кыска вакытлы тракторчыга укыту курслары ачылган дигәч, шунда укырга керәләр. Укулар тәмамлангач, әнине “Нати” исемле тракторга утырталар. Ул елларда хатын-кызларга чалбар кияргә ярамаган, яраса да булмагандыр да инде ул. Хатын-кыз итәк киеп йөргән. Бөтен киемнәре керосин-майга буялып бетә торган булган.
Сугыш, сугыштан соң да ничек тә яшәү, кайдан да булса ашарга табу теләге беләндер инде, әни бик иртә кул эшенә өйрәнә. Бәйләү, тегү, чигүгә бик оста була. Авыр колхоз эшеннән соң, җепләрне нечкә итеп эрләп, мамык шәлләр, бияләй, оекбаш бәйли. Авылда иң беренчеләрдән булып әниебез ул вакытта бик модада булган косынкалар бәйләргә өйрәнә. Аларны апасы Зәйнәп башта 25- 30 километр җәяүләп Чаллыга, аннан пароход белән Пермь якларына алып барып сата торган була. Әни дә шулай җәяү Ижау якларына әйбер сатырга йөргән.
Әниебез авылда һәрвакыт берничә эштә эшләде. Төп эшеннән башка тагын кемне дә булса ялга җибәрәсе булса әнине сорыйлар иде. Әни гадел, эшчән булды. Безне –биш баласын да үзе теккән чигешле күлмәкләр, төрле төскә манылган җепләрдән бәйләнгән кофта, жилетлар кигезеп үстерде. Безгә генә түгел, бөтен тирә-күршегә текте. Соңрак палас, келәмнәр сугарга, чигәргә өйрәнде. Кайбер паласларын Казанга музейга да алып киттеләр.
Әни исән вакытта безнең өйдә гел кунак булды, бик кунакчыл иде. Үзеннән өлкәнрәкләр дә киңәш сорап әнигә килерләр иде, һәрберсенә ярдәм итеп, киңәшен бирде. Шуңадыр да инде, ничә ел гомер узса да, авыл халкы әнине сагынып, гел яхшы яктан гына искә алалар, чын күңелдән рәхмәт аларга.
Әйтәсе килгән сүзем: сезне сабый бала кебек кайгыртып, сезнең өчен ут йотып яшәүче әниләрегезнең кадерен исән чакта белегез, исән чакта кадерләгез. Әниләр, сиңа ничә яшь булса да, бик кирәк икән ул!