Верхне-Пенячинская сельская библиотека - филиал № 11

Час истории - "Район баш табибы фронт хатын укып бирде"

Югары Пәнәче китапханәсендә өчпочмаклы солдат хатлары саклана. Ул хатларны минем Хисаметдин бабам Хәмитовка өч улы - Галәлетдин, Фәррах һәм Фәйзеләхәт фронттан язып җибәргәннәр. Хатларның күбесе - гарәпчә, тик берсе генә латинча язылган. Латинча һәм гарәпчә укый беләбез дигән берничә кешегә укытып карасак та, кызганычка каршы, укый алмадылар, шулай итеп, ул хатларда нәрсәләр язылганын белә алмадык.
26 ноябрьдә Югары Пәнәче авылында авыл җирлекләре башлыклары утырышы булды. Бу утырышка бераз алданрак Зәй район үзәк дәваханәсе баш табибы Айдар Фатыйхов та килгән иде. Ул китапханәгә кергәч, бу өчпочмаклы хатларны күрсәттем, латинча укый белмисезме, дип, болай гына кызыксындым. Айдар Мөхәммәтнурович, Фәйзеләхәт абыйның 1944 елны фронттан латинча язган хатын миңа укып бирде. Мин аны Фәез абыйның балаларына тыңлатыр өчен яздырып та алдым. Фәез абый әти-әнисенә, туганнарына, барлык күрше-тирәгә сагынычлы сәламнәрен җибәрә, үзегезне саклагыз, минем өчен бик борчылмагыз, дип яза. Дүрт-Мунча авылы кешесен авыргач икенче полкка җибәргәннәрен хәбәр итә. Татарлардан үзем генә калдым инде, ди. Мин әлегә исән-сау, ничек тә немецларны җиңеп кайтып, күрешербез, дип хатын тәмамлый.
Айдар Мөхәммәтнуровичка барлык Хәмитовлар исеменнән чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә. Юктан да күңел була, шулай сүзне тыңлап, ничә кеше укый алмаган хатны укып биреп, безне сөендерде. Эшегездә уңышлар, иминлек, сәламәтлек телибез сезгә, Айдар Мөхәммәтнурович.