Верхне-Пенячинская сельская библиотека - филиал № 11

Публикация в газете "Җитәкчеләр китап укыймы?"

Хәзерге интернет заманында китап уку – сирәк күренеш. Кемдер кәгазь китапны озакламый гаджетлар кысрыклап чыгарачак дип саный, китапны кулга алып укуның тәме башка аның, диючеләр дә бар. Минемчә, ике як та хаклы монда. Кемдер виртуаль дөньяга күбрәк тартылса, ә кемнәрдер шул кәгазь китапка өстенлек бирә. Әмма электән үк китап укыган кешенең теле бай, акыл дәрәҗәсе югары була, дигәннәр.
26 ноябрьдә Югары Пәнәчедә авыл җирлекләре башлыклары семинар-киңәшмәсе булды. Башкалар чишенгән арада авыл китапханәсенә бер абый керде. (Мин авылда китапханәдә әле берничә ай гына эшлим, шуңа күп кешене белмим, танымыйм. Соңыннан гына белдем бу абыйның кемлеген: ул район финанс-бюджет палатасы рәисе Павел Байрашев булып чыкты). Керә-керешкә үк Павел Андреевич күренекле татар язучысы Аяз Гыйләҗев әсәрләре белән кызыксынды, Зәй районыннан чыккан башка язучыларның китапларын сорап, карап чыкты. Рабит Батулланың әсәрләрен сорашты. Вакыт бик тар булганлыктан, озак тормады чыгып китте, чөнки киңәшмә башлана иде инде.
Китапханәдә 1930-1950 елларда чыккан татар китапларыннан күргәзмә эшли. Әйтмәсәң, күп кенә китап укучылар ул иске китапларны күрмиләр дә, ул якка борылып та карамыйлар. Павел Андреевич ашыгып чыгып барганда да шуларга игътибар итте һәм берничәсен алып карады.
Кайберәүләргә, китапханәгә килеп китап укыгыз, дигәч: “Китапханәләргә йөрергә вакыт юк, без кирәк тапсак телефоннан гына да укыйбыз,” - дип җавап бирә. Минемчә, җитәкче кешенең вакыты, гомумән, юк! Ә Байрашевның татар әдәбиятын, язучыларын яхшы белгәнлеге күренеп тора. Шуның өстенә бик тә игътибарлы. Һәрвакыт халык белән элемтәдә булган кешеләр өчен бу бик мөһим. Афәрин!