Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

“Балаларга сугыш турында укыйбыз”- акция

6 майда Югары Налим китапханәсе “Балаларга сугыш турында укыйбыз”-акциясенә кушылды. Мәктәп укучылары “Укыгыз! Сугыш турында иң яхшы китаплар” күргәзмәсе белән  таныштылар, фронтовик язучы И. Газиның “Малай белән эт”, А. Әхмәтнең “Солдат һәм “тел”, М. Алексеевның “Өч батырлык” хикәяләрен, М. Җәлилнең”Бүреләр” шигырен тыңладылар. Әсәрләр турында әңгәмәгә тартылдылыр һәм үз фикерләре белән уртаклаштылар. Ахырдан барысы да сугыш турындагы китапларны өйләрендә  укырга алып киттеләр.