”Туган якның мәдәнияте һәм йолалары” урам фестивале
Мәдәният йорты һәм китапханә каршында төрледән төрле, бизәкләргә бай күргәзмәләр тезелеп киткән иде:”Тылсымлы куллар”, “Асыл бизәкләр” исеме астында кул эшләре урын алса, “Тату йорт”та милли курчаклар үзенә тартып тора. Китаплардан композицияләр, бизәлгән китаплар барысында да кызыксыну уятты. “Бала белән күбәләк” фонында яки Шүрәле һәм Убырлы белән янәшә басып фотога төшәргә дә мөмкин иде.Фестивальгә Сармашбаш, Сарсаж- Баграж, Югары һәм Урта Баграж китапханәләре дә катнашты. Күргәзмәләрне караганнан соң тамашачылар үзәккә чакырылды. Бәйрәмне авылыбыз сандугачы М. Талипов “Авыл көе” белән башлап җибәрде, алып баручылар сүзне милли ризыклар тәкъдим итүчеләргә бирде. Мәлем чәкчәк һәм кыстыбый, күрше авыллар- дучмак, коймак, өчпочмаклар пешергәннәр. Аларны мастер- класс күрсәтүчеләр алыштырды:Әсбия әби яшьләргә җеп эрләп күрсәтсә, Р. Рамазанова белән Сармашбаш кунагы А. Гыйниятуллина күз явын алырлык матур чәчәкләр ясау серләренә өйрәттеләр.Балалар белән күрсәтелгән ,Югары Мәлем авылына гына хас булган матур йола-”Күкәй тәгәрәтү йоласы” беркемне дә битараф калдырмады. Мода театрында чыгыш ясаучыларны аеруча кызыксынып карадылар. Анда этнографик- милли, миллиллекне чагылдырган заманча һәм кул астындагы материалдан эшләнгән киләчәк модасы күрсәтелде. Тукай туган көндә - бөтен татар дөньясында Туган тел, шигърият бәйрәмнәре уза. Фестивальдә “Шигърият бәйрәме”нә дә киң урын бирелде, шигырь бәйгесе Г. Тукайның “Китап” шигыре белән башланып китте. Аны мәктәп укучылары флеш- моб итеп башкардылар. Шигырь сөйләүчеләр берсе икенчесен алыштырып кына торды:балалар да, өлкәннәр дә актив булдылар. Тукай шигырьләре белән бергә хәзерге заман шагыйрьләре Б. Садретдинов, Л. Шәех, Р. Газизов, Т. Шәмсуаров шигырьләре дә яңгырады. Шигърият бәйрәме татар халкының гимны -“Туган тел”белән тәмамланды. Йомгаклау сүзе белән Сәрия Минегалиевна чыкты.