Кичә “Саулык иң зур байлык”
Югары Налим китапханәсе, Зәй үзәк китапханәсе игълан иткән “Синең сәламәтлегең- якыннарыңның бәхете”бәйгесе кысаларында, “Саулык иң зур байлык” дигән кичә оештырды. “Сәламәт булу серләре”, “Кешелеккә куркыныч яный”, “Спорт – сәламәтлек юлдашы” – китап күргәзмәләренә сәламәтлеккә хезмәт итүче китаплар куелды һәм сәламәт яшәү рәвеше яктыртылды. Китап укучылар күргәзмә белән таныштылар, аларга күзәтү тыңладылар. Мәдәният хезмәткәрләре белән укучылар тарафыннан әзерләнгән Сәламәтлек театры барлык тамашачылар күңеленә хуш килде. Театральләштерелгән тамашада наркомания, тәмәке тарту, эчкечелек, аларга бәйле авырулар , ягъни, бүгенге җәмгытьнең тискәре күренешләре ачылды. Балаларга һәм яшүсмерләргә аларны булдырмау юллары тәкъдим ителде. Авылыбызның медицина хезмәткәре Р. Р.Талипова “Сәламәт булыйм дисәң” дигән темага әңгәмә үткәрде. Укучылар “Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз” дигән викторина сорауларына һәм “Сәламәтлек турында мәкальләр төзе” уенына да актив катнаштылар. “Сәламәтлек кодексы” игълан ителде. Балалар “Сәламәт яшик!”- флешмобы белән югары рухта чараны тәмамладылар. Сәрия Минегалиевна балаларны начар гадәтләргә бирешмичә, сәламәтлекне саклап, матур, бәхетле булып, шатланып яшәргә чакырды.