Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

”30 ел хәтердә- Әфганстан” – тематик кичә

Югары Налим китапханәсендә Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылып бетүенә 30 ел булуга багышланган тематик кичә үткәрелде. Кичәгә Әфганстанда хәрби хезмәт бурычын үтәгән ветеран солдат Марат Талипов, батыр солдат үстергән  әнисе Азия апа, мәктәпнең яшь армиячеләр төркеме һәм 6- 9 сыйныф укучылары , укытучылар чакырылды. Кичә барышында Әфганстан сугышының сәбәпләре, безнең илгә нинди югалтулар китерүе, солдат бурычы, Ватанга тугрылык төшенчәләре ачылды. Укучыларга Әфганстанда сугыш фаҗигасен үз күзләре белән күргән авылдашларыбыз турында мәгълүмат бирелде(алар безнең җирлектә 6, икесе генә авылда яши. П. Осиповның туган якка гәүдәсе кургаш табутта кайтты). Әфган сугышы ветераны Марат Талипов укучыларга Әфган иле турында сөйләде, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Солдат әнисе дә улын нинди хисләр белән көтүе турында күз яшьләре аша хатирәләре белән уртаклашты. Кичәдә үзешчәннәр һәм мәдәният хезмәткәрләре башкаруында “Кичер мине, әнкәй”, “Тизерәк әйләнеп кайтыгыз”(М. Шиһапов), “Әфган җиле”- җырлары яңгырады.