Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

Информацинный час ”Яшьнәп үткән яшьлек”

ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган бу чарага мәктәпнең (элекеге комсомол яшендәге) 7-9 сыйныф укучылары һәм ветеран комсомоллар чакырылды. Ветеран комсомолларның барысы да мәктәп һәм авыл комсомол секретарьлары булып эшләгән иң активлары иде.Китапханәче “Комсомол тарихы” дигән презентация күрсәтү белән бергә укчыларга комсомол оешмасының төзелүе, эшчәнлеге, комсомолларның сугыштагы һәм тыныч тормыштагы батырлыклары турында аңлатты, комсомолның алты ордены турында да мәгълүмат бирелде.- Укучылар комсомол ветераннарның истәлекләрен дә кызыксынып тыңладылар.Н. Шиһапова үзенең комсомол путёвкасы белән китеп КАМАЗ төзелешендә катнашуын сөйләсә,М. Хәйруллина комсомолларның сугыштагы батырлыгы турында тирән эчтәлекле шигырь сөйләп укучыларны әсәрләндерде, Р. Фэсхетдинова комсомолга керү вакытларын, кимчелекләрне тәнкыйтьләп “Яшен” чыгаруларын дулкынланып искә төшерде, ә Л. Сибгатуллина” 2” ле алучыларны комсомол комитетында тикшергәннәрен сөйләп укучыларны көлдереп алды.А. Султанов мәктәптә укыганда тәртипсез укучыларны комсомолдан чыгару иң зур җәза иде, шуннан курка идек, дип искә алды.Ахырдан комсомоллар арасында иң популяр җырларның бесе булган”Прощальная”- (Дан приказ) җырын бергәләп башкардык Укучыларны һәрвакыт актив, белемле , алгы сафта барырга чакырып очрашуны йомгакладык. Китап күргәзмәләре белән танышып таралыштылар.