Бәйрәм кичәсе “Гомернең алтын көзе”
Бәйрәм авыл җирлеге башлыгы урынбасары Н. Х. Абзалова котлавы белән башланып китте. Мәктәп укучылары, мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре кичәне матур шигырьләр, җырлар һәм биюләр белән бәйләп алып бардылар. Апа- абыйларыбыз үзләре дә бик теләп сәләтләрен күрсәттеләр:җырлар, шигырьләр сөйләргә әзерләнеп килгәннәр.Укучылар аларга котлау хатлары да тапшырдылар. Кичәдән һәркем күтәренке кәеф белән, рәхмәтләр әйтеп таралыштылар.